«Көз, син Алтын тылсым иясе»: викторина (18+)

Көз – табигатьне матур төсләргә буяучы рәссам кебек, ул елның бик гүзәл һәм күркәм бер вакыты. 21 сентябрь көнне 1 нче санлы китапханә тарафыннан «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен уздырылган «Көз, син Алтын тылсым иясе» викторинасы да әлеге серле ел фасылына багышланды. 

Чара башында алып баручы көзнең һәрвакыт үзенчәлекле бер вакыт булып калуы турында сөйләде. Шагыйрьләр аңа шигырьләреен багышлый, композиторлар көй иҗат итә, режиссерлар көзге шәһәрләрне төшерә. Чарага килүчеләр, «Көзге мәкальләр һәм табышмаклар», «Шигъри бит», «Көз билгеләре» кебек төрле бәйгеләрдә катнашып, үзләренең көзге айлар турында белемнәрен күрсәтте. Чарада К.Сибгат, Ф.Зыятдинов, А.Низамова һ.б.ларның шигырьләре яңгырады. 

Поделиться: